Кандидатларны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кадрлар резервына сайлап алу 13 нче июльдән 2 нче августка кадәр үткәрелә.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында басмаларга онлайн язылырга һәм почта бүлегенә бармыйча түләргә була. Газета, журналлар, китаплар, фәнни-техник мәгълүмат басмалары, чит ил һ. б. басмаларга язылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 18 нче июльдә космик элемтә спутнигында профилактик эшләр үткәрү планлаштырылуы турында хәбәр итә. Үткәрелә торган эшләр нәтиҗәсендә аналог эфир тапшырулары челтәрендә телевидениенең түбәндәге федераль һәм республика программалары трансляциясе туктатылып торачак:
Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Газпромбанк (АҖ) 16 нчы июльдә фәнни-техник һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Газпромбанк һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Иннополиста ІТ-эшләнмәләр үзәген ачуны күздә тоткан килешү төзеделәр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Газпромбанк Идарә Рәисе урынбасары Вадим Кулик документка үзләренең кулларын куйдылар.
Россия почтасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСИЗО» Дәүләт музей-күргәзмә үзәге үткәрә торган «Сәнгать белән очрашу урыны» мәгариф-агарту проектының логистик партнеры булып кабат сайланган. Федераль почта операторы танылган рәссам картиналарының репродукцияләрен йөртүне тәэмин итә.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә: 16-19 июль көннәрендә 9.15тән 17.00 кадәр Түбән Каманың РТРС «Татарстан Республикасы РТПЦ» объекты филиалында планлы ремонт эшләре үткәреләчәк. Шуның нәтиҗәсендә түбәндәге аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулары программалары өзелеп торачак:
Беренче ярты елда Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучылары якынча 21 млн. электрон хезмәт күрсәтү алдылар.
«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «Россия – минем тарихым» мультимедияле тарихи паркы дәүләтнең борынгыдан хәзерге заманга кадәр мөһим вакыйгалары турында сөйли. Гомуми мультимедияле пространство 5 500 квадрат метрдан артык мәйданга җәелгән.
Яр Чаллы шәһәрендә Татарстандагы беренче яңа форматтагы Россия Почтасы бүлекчәсе ачылды. Ул Муса Җәлил исемендәге проспект, 66 адресы буенча эшли.