Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Газпромбанк (АҖ) 16 нчы июльдә фәнни-техник һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов документка кул куйды, РАНХиГС ягыннан – Дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, Газпромбанк ягыннан – Идарә рәисе урынбасары Вадим Кулик.
Килешү кысаларында Газпромбанк, Иннополис университеты һәм РАНХиГС бергә цифрлы технологияләр һәм цифрлы икътисад өлкәсендә белем бирү проектларын гамәлгә ашырырга планлаштыралар.