Түбән Камада вакытлыча кайбер телеканаллар өзелеп торачак

2018 елның 13 июле, җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә:  16-19 июль көннәрендә 9.15тән 17.00 кадәр Түбән Каманың РТРС «Татарстан Республикасы РТПЦ» объекты филиалында планлы ремонт эшләре үткәреләчәк. Шуның нәтиҗәсендә түбәндәге аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулары программалары өзелеп торачак:

«Беренче канал»;

«Россия 1+ Татарстан»;

«Татарстан-Яңа ГАСЫР»;

«России радиосы + Татарстан радиосы»;

«Маяк» радиосы»;

«Болгар радиосы»;

беренче һәм икенче мультиплекс пакетлы программалары.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы түбәнкамалылардан башкарылачак эшләр өчен гафу үтенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International