ТР Дәүләт хезмәтләре порталының иң популяр сервислары – мәгариф карталарын тикшерү, электрон көндәлек һәм табибка язылу

2018 елның 13 июле, җомга

Беренче ярты елда Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучылары якынча 21 млн. электрон хезмәт күрсәтү алдылар.

Татарстанлылар якынча 10 млн тапкыр читтән торып төрле белгечләргә кабул итүгә язылганнар, мәсәлән, табибка яки күп функцияле үзәккә (МФЦ). Никах теркәү, социаль яклау органнарына субсидия өчен һәм башка инстанцияләргә 4 млн артык электрон гариза биргәннәр. Әйтергә кирәк, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы статистикасы буенча, Татарстан халкы ай саен, онлайн режимда электрон гаризаны биреп, 380 меңнән артык сәгатен янга калдыра.

Шулай ук бу вакыт эчендә татарстанлылар портал аша 6 млн артык түләү үткәргәннәр.

Төрле мөрәҗәгатьләр саны да арта бара, мәсәлән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда белем бирү картасының балансын тикшерү 422%ка арткан, электрон дневникта билгеләр карау - 161%, торак-коммуналь хезмәтләр өчен күрсәткечләрен карау - 49%, ЮХИДИ штрафларын эзләү - 3% ка.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International