Кандидатларны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кадрлар резервына сайлап алу 13 нче июльдән 2 нче августка кадәр үткәрелә.
Кадрлар резервы дәүләт хезмәте вазыйфаларын оператив алыштыру өчен формалаштырыла.
Комиссия әгъзалары тарафыннан һөнәри дәрәҗә һәм билгеләнгән квалификация таләпләренә туры килү-килмәү бәяләнәчәк.
Вазыйфаларның тулы исемлеге ведомство сайтында бастырылды. Конкурс турында тулырак мәгълүматны 221-19-55, 231-77-91 телефоннары буенча белергә була.
Конкурста катнашу өчен документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 8, дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9.00-18.00, җомга: 9.00-16.45.
Фото: pixabay.com