Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 18 нче июльдә космик элемтә спутнигында профилактик эшләр үткәрү планлаштырылуы турында хәбәр итә. Үткәрелә торган эшләр нәтиҗәсендә аналог эфир тапшырулары челтәрендә телевидениенең түбәндәге федераль һәм республика программалары трансляциясе туктатылып торачак:
«Карусель», «Россия Культура» - 02.00 дән 10.00 кадәр;
«Матч ТВ» - 02.00 дән 11.00 кадәр;
«ТВ-Центр» - 02.00 дән 12.00 кадәр;
«Звезда» - 02.00 дән 14.00 кадәр.
Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкыннан башкарылачак эшләргә аңлап карауларын сорый.
Фото: pixabay.com