Казандагы «Россия - минем тарихым» тарихи паркы экскурсиягә чакыра

2018 елның 13 июле, җомга

«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «Россия – минем тарихым» мультимедияле тарихи паркы дәүләтнең борынгыдан хәзерге заманга кадәр мөһим вакыйгалары турында сөйли. Гомуми мультимедияле пространство 5 500 квадрат метрдан артык мәйданга җәелгән.

Экскурсия хронологик рәвештә урнашкан дүрт экспозиция буенча үтә: «Рюриклар», «Романовлар», «1914-1945: бөек борчылулардан Бөек Җиңүгә кадәр» һәм «1945-2016: "Россия – минем тарихым». Россия тарихы белән беррәттән экспозициядә Татарстан Республикасының тарихы да чагылыш таба.

Барлык дүрт күргәзмә буенча тарихи мәгълүмат заманча җиһазлар ярдәмендә күрсәтелә: сенсорлы өстәлләр һәм экраннар, интерактив коллажлар, проекторлар, анимация, өчүлчәмле модельләштерү һәм цифрлы реконструкция технологияләре кулланыла.

Паркка килүчеләр тарихи вакыйгаларда катнашкан кебек булалар: һәр кеше төп көрәшнең шаһиты булырга, маҗаралы фактлар белергә, Россия территориясенең ничек артканын карарга мөмкин.

Тарихи парк дүшәмбедән тыш һәр көнне 10.00 нан 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле. Проект турында тулырак мәгълүмат – рәсми сайтта.

Фото: myhistorypark.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International