Биш көн дәвамында Россия ИТ-югары уку йорты мәйданчыгында җиңү өчен 21 илдән (Әрмәнстан, Әзербайҗан, Бельгия, Босния һәм Герцеговина, Болгария, Венгрия, Греция, Кипр, Латвия, Литва, Македония, Молдова, Польша, Румыния, Россия, Сербия, Словения, Финляндия, Франция, Хорватия һәм Эстония) 80 катнашучы көч сынашачак.
Җәйге чорда татарстанлылар «сезонлы» мөрәҗәгатьләрен дәүләт мәгълүмат системасына актив рәвештә җибәрәләр. 2018 елның 6 ае эчендә халык тарафыннан «Халык контроле " системасына 41 меңнән артык мөрәҗәгать җибәрелгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 17% ка күбрәк.
1-2 октябрьдә Казанда Россия, АКШ, Европа һәм Азиянең яңа цифрлы технологияләрен гамәли куллану өлкәсендә дөнья лидерларының очрашуы узачак. 25 илдән 120 дән артык халыкара эксперт 4.0 индустриясе, цифрлы корпорацияләр, акыллы шәһәр һәм энергетика өчен иң алдынгы технологияләрне кертү тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк. Катнашучылар 125 артык практик кейс караячаклар һәм IoT технологияләрен куллану нәтиҗәсендә төрле өлкәләрдә предприятие нәтиҗәлелеген күтәрү буенча актуаль мәсьәләләрне күтәрәчәкләр.
26-31 июльдә яшүсмерләр өчен икенче европа ярышлары тарихында 80 катнашучы киләчәк. Узган елны Болгария башкаласында россиялеләр 3 алтын һәм бер көмеш медаль оттылар, шуннан соң олимпиаданы оештыру комитеты һәм европа илләре делегацияләре лидерлары Россия ИТ-Югары уку йортында EJOI 2018 үткәрү өчен Иннополис университеты заявкасын хупладылар.
Бүген капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә Түбән Ослан балалар бакчасын ачтылар.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Светлана Афанасьева үзенең юбилеен билгеләп үтә. ТР Элемтә министрлыгы коллективы Светлана Николаевнаны бу бәйрәме белән чын күңелдән котлый!
Татарстан халкы электрон хезмәтләрдән ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына түгел, «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша да файдалана ала. Рәсми мобиль кушымта эшли башлаганнан бирле аны 600 меңнән артык кулланганнар.
4-5 сентябрьдә «Казан ярминкәсе» үзәге күргәзмәсе территориясендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2018 кысаларында геомәгълүмат системаларының үсеше темасы буенча берьюлы ике чара үткәреләчәк. Бу – «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография» халыкара махсуслашкан күргәзмәсе һәм «Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясе.
Иртәгә КФУНЫҢ ИТИС Югары мәктәбе булачак бакалавр һәм магистрлар өчен соңгы ачык ишекләр сериясен үткәрәчәк.
Татарстан һәм Дагыстан республикалары арасында хезмәттәшлек кысаларында бу көннәрдә эшлекле визит белән Казанга Дагыстан КФҮ директоры Магомедэмин Арсланалиев җитәкчелегендә делегация килде. Визит барышында кунаклар Казан ИТ-паркында булдылар һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре белән очраштылар.