ТР Элемтә министрлыгы кадрлар бүлеге башлыгы үзенең юбилеен билгеләп үтә

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Светлана Афанасьева үзенең юбилеен билгеләп үтә. ТР Элемтә министрлыгы коллективы Светлана Николаевнаны бу бәйрәме белән чын күңелдән котлый!

Светлана Николаевна министрлыкта  17 елдан артык хезмәт итә. Һөнәри осталыгы, зирәклеге һәм иң катлаулы хәлләрдә чишү юлларын таба белүе коллегаларында хөрмәт һәм тирән ихтирам хисе уята.

Ведомствода аның һөнәри юлы  юридик бүлектән башланып китте. Анда алты ел дәвамында министрлыкның юридик ярдәм күрсәтү хезмәт эшчәнлеге башкарылды. Министрлыкның үзгәрешләр елында аның турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы турында Нигезләмә, башка норматив хокукый актлар эшләнелде.

Ул мәгълүмати технологияләр өлкәсендә грантлар, Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр техникумы студентлары һәм укытучылары өчен исемле стипендияләр, төрле дәрәҗәдәге WorldSkills чемпионатлары хәрәкәте һәм башка мөһим проектлар кебек ведомство юнәлешләрен оештыра һәм аларда катнаша. Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте кадрлар составының Бердәм мәгълүмат системасын һәм муниципаль хезмәтен булдыру һәм гамәлгә кертү буенча Светлана Николаевна дәүләт граждан хезмәте мәсьәләләре буенча программа продуктын эшләүче төп консультантларның берсе булып тора.

Бу искиткеч матур көнне Сезгә чын күңелдән уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иҗади потенциал телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International