Бүген капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә Түбән Ослан балалар бакчасын ачтылар.
Балалар бакчасын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, Мәгариф бүлеге башлыгы Людмила Абрамова, Түбән Ослан авыл җирлеге башлыгы Айдар Шайдуллин, шулай ук авыл халкы һәм авыл кунаклары катнаштылар.
Балалар бакчасы 1968 елдан башлап эшли, мәктәп бинасына балалар бакчасы 2004 елда күченде. Дүрт айлык капиталь ремонттан соң, балалар бакчасы яңартылды: югары сыйфатлы ремонт, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителеш, яхшы иркен төркемнәр һәм бүлмәләр. Беседка, спорт комплексы һәм балалар өчен уен зонасы барлыкка килде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар контингенты арту сәбәпле Түбән Осланда өстәмә гомуми төркем ачылачак. Бакчада 30 балалык төрле яшьтәге ике төркем булачак.
Республика программасы кысаларында Түбән Ослан балалар бакчасына капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан 13 миллион сумнан артык, ә район бюджетыннан 1,3 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Тантаналы чараны төгәлләп, яңартылган бинага экскурсия уздырдылар.
Фото: Югары Ослан муниципаль районы матбугат хезмәте