Татарстанлылар дәүләт хезмәтләрен мобиль кушымта аша алуны кулай күрәләр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Татарстан халкы электрон хезмәтләрдән ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына түгел, «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша да файдалана ала. Рәсми мобиль кушымта эшли башлаганнан бирле аны 600 меңнән артык кулланганнар.

Бүген мобиль кушымтада электрон рәвештә 20 сервис ачык. Алар арасында: юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны тикшерү һәм түләү, торак-коммуналь хезмәтләр һәм балалар бакчасы өчен түләү, табибка язылу, балалар бакчасына чиратка язылу һ.б.

Узган елның көзендә мобиль кушымта яңартылды. Шуның нәтиҗәсендә файдаланучыларга күрсәтелә торган хезмәтләр саны артты. Мәсәлән, КФҮ бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре, социаль яклау министрлыгы, БТИ казан бүлекчәсе, ТР Президенты каршындагы ДТФ Казан төбәкара вәкиллеге (Четаев ур., д. 56), Казан шәһәре Совет районы мәгариф бүлегенә кабул итү өчен электрон язылу барлыкка килде. Газ белән тәэмин итү хезмәте өчен түләү дә җиңеләйде.

Шунысын да әйтергә кирәк: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү буенча ресурс буларак мобиль кушымтага ихтияҗ арта. 2018 елның 6 ае эчендә Татарстан халкы электрон хезмәтләрдән гаджетлар аша 2,9 млн. тапкыр файдаланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу  72%ка күбрәк.

Моннан тыш, «онлайн» режимда файдаланучылар динамикасы  мобиль кушымтаны билгеләүнең гомуми саны динамикасын куып җитә. Әгәр дә элек бер үк вакытта «сеть»тә  якынча 300 кеше булса, хәзер - 1 600 кеше.

«ТР Хезмәтләре»  мобиль кушымтасы шулай ук татар телендә дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International