Дагыстан делегациясе Татарстан электрон дәүләт хезмәтләрен гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән танышты

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Татарстан һәм Дагыстан республикалары арасында хезмәттәшлек кысаларында бу көннәрдә эшлекле визит белән Казанга Дагыстан КФҮ директоры Магомедэмин Арсланалиев җитәкчелегендә делегация килде. Визит барышында кунаклар Казан ИТ-паркында булдылар һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре белән очраштылар.

Кунакларга Татарстанның популяр «Халык контроле», «Халык инспекторы» ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, «ГЛОНАСС +112», шулай ук мәгълүмати системасы өлкәсендә социаль яклау, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системаларының функциональ мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Коллегалар республикада  электрон дәүләт хезмәтләрен күрсәтү  буенча югары эш дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Шулай ук делегация вәкилләренә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы һәм Иннополис шәһәренең мөмкинлекләре турында сөйләнелде.

Казанның Җиңү Проспекты, 214 адресы буенча урнашкан бер яңа офисында конференция узды.  Анда төбәкләрдә КФҮ челтәрен үстерү тәҗрибәсе тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International