КФУНЫҢ ИТИС Югары мәктәбе абитуриентлар өчен йомгаклау очрашуларын үткәрәчәк

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Иртәгә КФУНЫҢ  ИТИС Югары мәктәбе булачак бакалавр һәм магистрлар өчен соңгы ачык ишекләр сериясен үткәрәчәк.

«Программалы инженерия» бакалаврлар әзерләү юнәлеше буенча очрашу 20 нче июль көнне 15 сәгать 20 минутта узачак. Абитуриентларга укырга керү процедурасы, уку-укыту программасы, тулай торакка урнашу турында сөйләячәкләр. Шуннан соң барлык теләүчеләр 18 сәгать 00 минутта магистратурага укырга керү турында  «Программа-мәгълүмати системаларын эшләү» һәм «Интеллектуаль робот техникасы» программалары җитәкчеләренә сораулар бирә алачаклар.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Кремль ур., 35, 1310 ауд., 2 корпус, КФУ.

Ачык ишекләр көненә килә алмаган кешеләр өчен параллель рәвештә инста-лайф уздырачаклар. Трансляциянең башлану вакыты: рәсми инстаграмда 15 сәгать 20 минутта.

Оештыручыларның телефоны: (843) 221 34 33.

Фото: КФУНЫҢ ИТИС Югары мәктәбе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International