Җәйге чорда татарстанлылар «сезонлы» мөрәҗәгатьләрен дәүләт мәгълүмат системасына актив рәвештә җибәрәләр. 2018 елның 6 ае эчендә халык тарафыннан «Халык контроле " системасына 41 меңнән артык мөрәҗәгать җибәрелгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 17% ка күбрәк.
Җәйге чорда сулыкларны пычрату – су коену өчен куркыныч, шулай ук якын-тирәлекне пычрата. Кулланучының Питрәч районында Ушны елгасы пычрануы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгате гидротехник корылмаларга капиталь ремонтка финанс бирүгә сәбәп булды. Эшләрне 2020 елда тәмамларга планлаштыралар.
Кызганычка каршы, тирә-юньдәге авыл халкы чүп-чар җыелуга үзләре сәбәпче. Мондый очракларда төп шикаять – урман җирлегендә законсыз чүплекләр. Шулай итеп, Суар бистәсендә (Яр Чаллы) буаны, Ослан районында урман күле янындагы чокырны һәм Түбән Камада урман янындагы төзелеш чүпләрен чүплеккә әйләндергәннәр. Чүплекләрне бетерү өчен барлык чаралар да күрелгән.
Икенчесе җәйге афәт – Сасна балтырганының чәчәк ату чоры. Ул – көчле янгын булдырырга сәләтле чүп үләне. Уяу кешеләр «Халык контроле» системасы аша шәһәр хезмәткәрләренә зарарлы үсемлекләрнең таралуы турында хәбәр итәләр. Нәтиҗәдә, Совет районы администрациясе Казан ишегалларының берсендә агулы үсемлекләрне кисте. Яр Чаллыда җирле халыкның ЖЭК ка мөрәҗәгатьләреннән соң вәзгыятьне хәл иттеләр.
Күпләр җыела торган учреждениеләрдә, җәмәгать урыннарында вак бөҗәкләр дә сәламәтлеккә зыян китерәләр. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе, гражданнарның мөрәҗәгатьләреннән соң, Түбән Камада Нефть Химиячеләр паркы территориясен эшкәртү үтенече белән ФБУЗ «Татарстан Республикасы буенча Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нә кирәкле күрсәтмә җибәрде. Казанда Чишмәле күлендә бөҗәкләрнең личинкалары ачыкланганлыктан сулык өстәмә рәвештә чистартылды.
Исегезгә төшерәбез, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә файдаланучыларга 63 мөрәҗәгать категориясе ачык.
Фото: pixabay.com