Казанда геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференция узачак

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

4-5 сентябрьдә «Казан ярминкәсе» үзәге күргәзмәсе территориясендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2018 кысаларында геомәгълүмат системаларының үсеше темасы буенча берьюлы ике чара үткәреләчәк. Бу – «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография» халыкара махсуслашкан күргәзмәсе һәм «Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясе.

Ел саен бу чаралар геомәгълүмат системаларында заманча алымнар куллану турында аралашуда катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илдән госсектор, фән һәм бизнес вәкилләре  килә. Конференцияне оештыручылар гадәттәгечә: ТР Хөкүмәте, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге, Казан ярминкәсе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.

Катнашучылар әйләнә-тирәлекне саклау, нефть-газ сәнәгате, кадастр эшләре идарәсе һәм башка өлкәләрдә геомәгълүмат системаларын төзү һәм куллану турындагы сорауларны чишәчәкләр.

«Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен оештыручыларга электрон гариза җибәрергә,  шулай ук штрих-код белән электрон билет алу өчен мәҗбүри өстәмә теркәү узарга кирәк.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International