Казанда IoT World Summit Russia дә 125 җәмәгать практик кейс күрсәтәчәкләр

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

1-2 октябрьдә Казанда Россия, АКШ, Европа һәм Азиянең яңа цифрлы технологияләрен гамәли куллану өлкәсендә дөнья лидерларының очрашуы узачак. 25 илдән 120 дән артык халыкара эксперт 4.0 индустриясе, цифрлы корпорацияләр, акыллы шәһәр һәм энергетика өчен иң алдынгы технологияләрне  кертү тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк. Катнашучылар 125 артык  практик кейс караячаклар һәм IoT технологияләрен куллану нәтиҗәсендә төрле өлкәләрдә предприятие нәтиҗәлелеген күтәрү буенча актуаль мәсьәләләрне күтәрәчәкләр.

Вакыйга Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Татарстан Республикасының  Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән уза.

Саммитта IoT һәм IIoT, М2М коммуникацияләр, зур мәгълүматлар аналитиклары, ясалма интеллект, машина белән укыту, киберкуркынычсызлык һәм блокчейн өлкәләрендә карарлар тәкъдим ителәчәк. Соңгы эшләгән продуктларны  күрсәтергә general electric, IBM, Microsoft, Google, Oracle, Cysco System, Huawei, ICBcom һәм башкалар чакырылган.

Чара турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта тәкъдим ителгән: http://iotworldsummit.ru.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International