ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2018 ел
җомга

Татарстанлылар 2018 елның беренче яртыеллыгында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында  махсус сервис ярдәмендә алынган медицина хезмәтләре сыйфатын якынча 500 мең тапкыр бәяләгәннәр. 85% очракта  «бишле» куелган.

Татарстан Республикасының Конституция суды Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган видеороликлар конкурсы үткәрә.Эшләр 2018 елның  16 нчы июленнән 22 нче октябренә кадәр кабул ителә.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Халык контроле» сервисына ешрак 25 яшьтән алып 34 яшькә кадәрге яшьләр мөрәҗәгать итәләр, аларның яртысыннан артыгы –  хатын – кызлар. Кулланучыларның урта статистикасы турында бүген видеоконференция режимында кеше хокуклары буенча ТР Вәкил Аппараты киңәшмәсендә үткәрелгән «Халык контроле» эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссиясендә ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

30 нчы июльдән алып 11нче сентябрьгә кадәр ТР Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасының бюджетыннан социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциясез зоешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурска гаризалар кабул итә. Конкурс ике юнәлештә үткәрелә: граждан җәмгыяте институтларын үстерү һәм гражданнарның яшәү сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыру.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Россия почтасы почта элемтәсе бүлекләрендә түләү таләп итә торган посылкалар һәм заказлы хатларны алу өчен гади электрон култамга кулланып кына  тапшыру буенча проект эшләтеп җибәрде.

Күпфункцияле үзәккә визит алдыннан ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында уңайлы датаны һәм кабул итү вакытын алдан сайлау яхшырак. КФҮгә электрон язылу сервисы файдаланучыларның  вакытын экономияли һәм PUSH-белдерүләр ярдәме белән телефонга килә торган билгеләнгән вакыт турында кулланучыга искәртүче “көндәлек” булып тора.

Иннополис университетында информатика буенча Европа олимпиадасы төгәлләнде. Анда 15 яшькә кадәрге Әрмәнстан, Әзербайҗан, Бельгия, Босния һәм Герцеговина, Болгария, Венгрия, Греция һәм башка чит илләрдән 80 катнашучы көч сынашты.


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

12 татарстанлы республиканы VI «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатында җиде ИТ-компетенциядә тәкъдим итәчәк. Аның финалы 8-12 нче август көннәрендә Көньяк Сахалинда узачак. Бүген бу балалар белән Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов очрашты.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

АКШ Стандартлар һәм технологияләр милли институты галимнәре оптик сигналларны миниатюр сетка буенча тарата торган чип ясадылар. Хайтек хәбәр итүенчә, бу стандарт нейрон челтәрләренең яңа дизайны була ала.

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Яр Чаллыда һәм Чистайда РТРС филиалы «Татарстан Республикасы РТПЦ» объектларында планлы ремонт эшләре үткәреләчәге турында хәбәр итә. Шул сәбәпле аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе программалары һәм радиотапшырулар сүндерелеп торачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International