Татарстан халкы почтада “извещение”ләрне тутырмыйча гына посылкаларны һәм заказлы хатларны ала ала

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Россия почтасы почта элемтәсе бүлекләрендә түләү таләп итә торган посылкалар һәм заказлы хатларны алу өчен гади электрон култамга кулланып кына  тапшыру буенча проект эшләтеп җибәрде.

Россия почтасы хезмәт күрсәтүен кулланучы 1 млн артык кеше хәзер гади электрон култамга ярдәмендә үзләренең посылкаларын һәм заказлы хатларын ала. Почта бүлекчәләрендә 7 млн күбрәк посылка бирелгән инде. Сервис илнең 18 төбәгендә эшли һәм 1 нче августтан Татарстан Республикасында эшли башлый.

Сервис  Россия Почтасының рәсми сайтында (https://www.pochta.ru/support/office-services/sms-registration) яки Татарстан Республикасының теләсә кайсы районының почта бүлегендә тутырылган теркәү формасы нигезендә бушлай бирелә. Теркәү нибары берничә минутны ала һәм почта бирү вакытын 5 тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә. Теркәү формасында паспорт мәгълүматлары һәм клиентның кәрәзле телефон номеры күрсәтелә.

Документны рәсмиләштергәннән соң клиентка кәгазь “извещение”ләрне тутырырга туры килмәячәк. Хәзер посылка алганда операторга үзеңнең телефон номерыңны яки җибәрелгән номерны әйтергә яисә аны кесә телефоны экранында күрсәтергә кирәк.

Фото: ФДУП «Россия Почтасы»  филиалы – «Татарстан Почтасы» матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International