«Халык контроле» сервисына ешрак 25 яшьтән алып 34 яшькә кадәрге яшьләр мөрәҗәгать итәләр, аларның яртысыннан артыгы – хатын – кызлар. Кулланучыларның урта статистикасы турында бүген видеоконференция режимында кеше хокуклары буенча ТР Вәкил Аппараты киңәшмәсендә үткәрелгән «Халык контроле» эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссиясендә ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Беренче яртыеллыкта кулланучылар системага 60тан артык категория буенча 30 меңнән артык мөрәҗәгать җибәргәннәр. Шикаятьләрнең төп өлеше, гадәттәгечә, территорияләрне төзекләндерүгә (11 меңнән артык гариза), муниципаль юлларны ремонтлауга (7 меңнән артык), юл хәрәкәтен оештыруга (2 меңнән артык) кагыла. 70% гариза инде уңай хәл ителгән, калганнары үзләренең чишелешләрен көтәләр.
Шулай ук Министр хәбәр итүенчә, сервисны кулланучылар башка татарстанлыларның мөрәҗәгатьләрен бәяли алалар. Мәсәлән, беренче яртыеллыкта алар «Халык контроле» гаризалары астында 16 меңнән артык билге һәм 128 меңнән артык шәрех куйганнар.
Комиссия утырышы барышында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының эш системасына нәтиҗә ясалды.