Татарстан Республикасының Конституция суды Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган видеороликлар конкурсы үткәрә.Эшләр 2018 елның 16 нчы июленнән 22 нче октябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс гражданнарны хокукый яктан агартуга һәм халыкның хокукый культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Бәйге шартлары буенча, видеоролик ТР Конституциясенә багышланган булырга тиеш. Конкурс эшләре һәм заявка Казан шәһ., Пушкин ур., 66/33 адресы буенча Конституция судына җибәрелә.
Конкурс турындагы нигезләмә һәм гариза формасы белән Татарстан Республикасы Конституция суды сайтында танышырга була. Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон аша алырга мөмкин: (843) 264-74-99.
Фото: pixabay.com