Яр Чаллыда һәм Чистайда вакытлыча кайбер телеканаллар сүндерелеп торачак

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Яр Чаллыда һәм Чистайда РТРС филиалы «Татарстан Республикасы РТПЦ» объектларында планлы ремонт эшләре үткәреләчәге турында хәбәр итә. Шул сәбәпле аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе программалары һәм радиотапшырулар сүндерелеп торачак.

Яр Чаллыда 30 нчы июльдән 2 нче августка хәтле 9.15тән 17.00га кадәр түбәндәге теле - һәм радио- программалары сүндерелеп торачак: «Беренче канал», «Россия 1 + Татарстан», «Матч ТВ», «Татарстан-Яңа Гасыр», «Звезда», «Россия Радиосы + Татарстан Радиосы», «Маяк» Радиосы һәм «Вести ФМ» Радиосы, беренче һәм икенче мультиплекс пакетлы программалары.

Чистайда эш 30 нчы июльдән 4 нче августка кадәр 8.00дән 18.00га  хәтле дәвам итәчәк һәм түбәндәге программалар сүндерелеп торачак: «Беренче канал», «Россия 1 + Татарстан», «Татарстан-Яңа Гасыр», «Болгар радиосы», «РТРС-1», «РТРС-2», беренче һәм икенче мультиплекс пакетлы программалары.

Татарстан Республикасының  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Яр Чаллы һәм Чистай халкыннан башкарылачак эшләргә аңлап карауларын сорый.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International