Татарстанлылар 2018 елның беренче яртыеллыгында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында махсус сервис ярдәмендә алынган медицина хезмәтләре сыйфатын якынча 500 мең тапкыр бәяләгәннәр. 85% очракта «бишле» куелган.
Чиратта көтү вакыты, медицина персоналының мөнәсәбәте һәм кабинетларның торышы кебек күрсәткечләр буенча медицина ярдәменең сыйфатын бәяләргә тәкъдим push-хәбәр итү рәвешендә электрон язылудан соң килә. Әгәр дә «5»тән түбәнрәк бәя куелса - сәбәпләрне ачыклау максатыннан кулланучыга өстәмә сорау бирелә.
Портал кулланучылары идарә компанияләре эшен шулай ук бәяли ала – монда бәяләү критерияләре булып коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын карап тоту, ремонтлау санала. Беренче ярты еллыкта татарстанлылар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә алынган хезмәтләр өчен 100 меңнән артык бәя куйганнар, шуларның 18% ы - «бишле». Бу мәсьәләдә иң активлар - Кама Тамагы, Саба, Яңа Чишмә, Кукмара районнары һәм Яр Чаллы шәһәре халкы.
Әйтергә кирәк, нәтиҗәләр тиешле министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен кулланылачак.
Фото: pixabay.com