Роман Шәйхетдинов Татарстан WorldSkills Милли чемпионаты катнашучылары белән очрашты

2018 елның 31 июле, сишәмбе

12 татарстанлы республиканы VI «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатында җиде ИТ-компетенциядә тәкъдим итәчәк. Аның финалы 8-12 нче август көннәрендә Көньяк Сахалинда узачак. Бүген бу балалар белән Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов очрашты.

Татарстан ИТ- вәкилләре арасында Ил чемпионатында 9 өлкән һәм 3 юниор катнашачак. Алар түбәндәге компетенцияләрдә  чыгыш ясаячак: «челтәр һәм системалы администрацияләштерү», «мәгълүмати кабель челтәрләр», «веб-дизайн һәм эшләү», «мобиль робот техникасы», «инженерлар дизайны», «компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү» һәм «графика дизайны». Аларның күбесе Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) студентлары һәм чыгарылыш укучылары булып торалар.

Чемпионат алдыннан татарстанлылар көн саен  МЦК-КТИТС базасында шөгыльләнәләр. Анда махсус тренировкалар полигоны эшли. Шулай ук республиканың җыелма командасы составында алар профессиональ һәм надпрофессиональ күнекмәләрен үстерү буенча берничә тренинг һәм мастер-класс уздылар. Боларның барысы да балаларга республиканы лаеклы тәкъдим итү өчен ярдәм итәргә тиеш.

Әйтергә кирәк, 62 компетенция буенча узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалында 800 дән артык кеше һәм 1000 эксперт катнашачак. Милли чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары WorldSkills Russia җыелма командасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителү хокукын алачак. 2018 елда WorldSkills Russia җыелма командасына  Будапештта EuroSkills 2018 Ауропа беренчелегендә россия флагын саклап калырга туры киләчәк,  2019 елда – Татарстан Республикасының башкаласында узачак WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International