Иннополис университетында информатика буенча Европа олимпиадасы төгәлләнде. Анда 15 яшькә кадәрге Әрмәнстан, Әзербайҗан, Бельгия, Босния һәм Герцеговина, Болгария, Венгрия, Греция һәм башка чит илләрдән 80 катнашучы көч сынашты.
Россия олимпиадниклары башкаларга караганда күбрәк алтын медальләр яуладылар һәм гомумкоманда зачетында беренче урынны алдылар.
Катнашучылар ике көн 6 мәсьәләне чиштеләр. Иң күп балл җыйган программистлар җиңүче булдылар. Россия, Болгария, Әрмәнстан һәм Румыниядән 7 укучы алтын медальләр алды.
Өч беренче пунктны Мәскәүдән Егор Лифарь, Антон Садовничий һәм Семен Савкин (8-9 нчы сыйныф укучылары) яуладылар. Россия, Польша, Хорватия, Франция, Сербия һәм Болгариядән 15 катнашучы көмеш медаль яулады. Эстония, Польша, Хорватия, Франция, Әзербәйҗан, Латвия, Россия, Болгария, Сербия, Венгрия, Словения, Армения, Бельгия һәм Молдовадан 23 катнашучы өйләренә бронза медальләр алып кайтып китәчәк.
eJOI (European Junior Olympiad in Informatics) информатика буенча Халыкара олимпиадасының кагыйдәләре буенча үткәрелә. Катнашучылар сынау һәм ике төп турны узалар. Катнашуга Ауропа Советы әгъза-илләре командалары чакырылган. Беренче тапкыр олимпиада 2017 елда Болгария башкаласы Софиядә узды. Россиялеләр ул вакытта 3 алтын һәм бер көмеш медаль оттылар, шуннан соң олимпиаданың европа илләре оештыру комитеты һәм делегацияләре лидерлары EJOI 2018не Россия ИТ-югары уку йортында үткәрү буенча Иннополис университеты гаризасын хупладылар.