Татарстан Республикасында 2010-2011 елларда республика укытучыларына бирелгән компьютер техникасын яңарту буенча өч еллык «Укытучыга ноутбук» республика программасы тәмамланды. Программа кысаларында гомуми белем бирү мәктәпләренә 39 мең яңа ноутбук, техникумнар һәм колледжларга 6 мең ноутбук кайтартылды.
Бүген Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы һәм Казахстан Республикасы Алматы өлкәсе Акиматы үзара аңлашу һәм фәнни-мәгариф хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар.
Искәртеп узабыз, ел башыннан алып ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис эшли, аның ярдәмендә «онлайн» режимда хезмәт стажын раслау һәм хезмәт хакы турында белешмә алырга була. Электрон хезмәт куллануда гади һәм файдаланучыларга вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Осланда «Жемчужина» йөзү бассейнының тантаналы ачылышында катнашты. Татарстан Хөкүмәте исеменнән ул район халкын әлеге күркәм вакыйга белән котлады һәм бассейнга спорт инвентаре һәм җиһазлар өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Бүген Южно-Сахалинскта WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча иң зур ярышлар башлана. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI Илкүләм чемпионаты финалында үзара 63 компетенция буенча ярышучы 800 дән артык кеше катнашачак. Ярышлар Россиянең Ерак Көнчыгышында 8 нче августтан 12 нче августка кадәр дәвам итәчәк.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, «Электрон Татарстан» яки электрон чират терминалы сервисларын файдалану буенча сорауларыгыз тудымы? Аларны техподдержка белгечләреннән сорагыз! Алар 24/7 режимында ТР дәүләт сервисы кулланучыларының гаризаларын кабул итәләр.
Иннополиста шәхесне таный торган SIM-карталарны бирү буенча Татарстанда беренче тапкыр җайланма эшләтелеп җибәрелде.
Россиянең эре кәрәзле элемтә операторлары – "Мегафон", "Вымпелком" һәм "МТС" – якын арада Россия буенча кергән шалтыратулар өчен түләүне юкка чыгарырга планлаштыралар, дип хәбәр итә "Рәсәй гәҗите".
Шушы көннәрдә армия генералы Иван Кириллович Яковлев тууына 100 ел булды. Шул уңайдан Мәскәүдәге РФ Милли гвардия гаскәрләренең Федераль хезмәтенең Үзәк музее Дан Залында «И. К. Яковлев тууына 100 ел(1918-2002)» сәнгать конвертын чыгару тантанасы узды.
Татарстанда социаль тәэмин итүнең Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы төбәк сегментын (ЕГИССО) формалаштыру дәвам итә. Үткәрелгән эшләр кысаларында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм башка ведомстволар белән берлектә республиканың социаль ярдәм чараларын алучы 1,9 млн халкы турында мәгълүмат әзерләнгән һәм кертелгән инде. ЕГИССО тулыландыру эшен тәмамлау якындагы айларда планлаштырыла.