Россиянең эре кәрәзле элемтә операторлары – "Мегафон", "Вымпелком" һәм "МТС" – якын арада Россия буенча кергән шалтыратулар өчен түләүне юкка чыгарырга планлаштыралар, дип хәбәр итә "Рәсәй гәҗите".
Эчке челтәр роумингы хакы өчен түләү акрынлап юкка чыгарлачак. "Билайн" 20 нче августтан яңа системага күчәчәк, "Мегафон" - сентябрьдә, "МТС"та конкрет датаны әлегә билгеләмәделәр. Нәтиҗәдә, Россиянең теләсә кайсы төбәгендә барлык кергән шалтыратулар йорт төбәгендәгечә саналачак.