ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, «Электрон Татарстан» яки электрон чират терминалы сервисларын файдалану буенча сорауларыгыз тудымы? Аларны техподдержка белгечләреннән сорагыз! Алар 24/7 режимында ТР дәүләт сервисы кулланучыларының гаризаларын кабул итәләр.
Ел башыннан бирле кулланучылардан техподдержкага 250 меңнән артык мөрәҗәгать килде. Аларның 90 меңе – ТР Дәүләт хезмәтләре порталы һәм “ТР Хезмәтләре” мобиль кушымтасының эшләү мәсьәләләре буенча. Ешрак татарстанлыларга парольне торгызу һәм хисап язмасы булдыру, электрон квитанцияләрне түләү, табибка кабул итүгә язылу ярдәме таләп ителде. Кулланучыларның калган мөрәҗәгатьләре «Электрон мәгариф», «Электрон сәламәтлек саклау» һәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы һәм башка республика мәгълүмат системаларында эшләүгә кагылды.
Әйтергә кирәк, техподдержка белгечләре шулай ук «Халык контроле» һәм «Халык инспекторы» аша килгән заявкаларны да эшкәртәләр. Әйтик, ел башыннан бирле алар 125 меңнән артык гаризаны эшкәрттеләр.
ТР дәүләт сервисы техник ярдәм күрсәтү контакт-үзәгенә (843) 5-114-115 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы эшләве буенча сорауларны шулай ук кире элемтә формасы аша бирергә була.