Бүген Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы һәм Казахстан Республикасы Алматы өлкәсе Акиматы үзара аңлашу һәм фәнни-мәгариф хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар.
Документка ИТ-парк директоры Антон Грачев һәм Казахстан Республикасы Алматы өлкәсе Акиматы Хакиме урынбасары Туяков Женис Шылбынович үз имзаларын куйдылар. Кул кую вакытында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли Шура» нацсоветы рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.
Әлеге меморандумның төп максаты - фәнни-мәгариф һәм технологик хезмәттәшлекне үстерү һәм ике яклы сәүдә һәм инвестицион мөнәсәбәтләрне стимуллаштыру.
Меморандумны имзалау Аманд Баталов хакиме белән Казахстанның Алматы өлкәсе делегациясенең технопаркка эшлекле визиты кысаларында узды. ИТ-парк директоры Антон Грачев технопаркның алдагы үсеш перспективалары турында сөйләде.
Фото: ИТ-парк матбугат үзәге