Иннополиста шәхесне таный торган SIM-карталарны бирү буенча Татарстанда беренче тапкыр җайланма эшләтелеп җибәрелде. Аны булдыруда югары технологияләр шәһәреннән эшләүчеләр катнаштылар.
SIM-карталар бирү терминалы Иннополистагы Попов исемендәге технопарк территориясендә урнаштырылган. Терминалның функциональ характеристикасы SIM-карталарны Россия телекоммуникацион операторлары һәм ҖАҖ «МТС» санлы хезмәтләре провайдеры яңа абонентларына бирергә мөмкинлек бирә. Җайланма персонал һәм биометрик мәгълүматларны эшкәртү өчен технологияләр, шулай ук махсус программа чаралары комплексы белән җиһазландырылган.
Рәсмиләштерү вакыты берничә минутны били. SIM-картаны алу өчен кулланучыга паспортның 3 битен “сканировать” итәргә, мәгълүматларның дөреслеген расларга, фотога төшәргә кирәк. Кулланучыны идентификацияләгәннән соң җайланма SIM-картаны бирә.
SIM-картаны РФ паспорты белән 18 яшьтән олырак һәр кеше ала ала. Киләчәктә җайланма функционалы чит ил кешеләренә дә SIM-карталарны бирергә мөмкинлек бирәчәк.
2018 елның ахырына кадәр, кесә операторы дистәләгән Россия шәһәрләренең вокзаллары, аэропортлар, кунакханәләр, сәүдә үзәкләре территорияләрендә яңа үрнәктәге якынча100 җайланма урнаштырырга планлаштыра.
Фото: ҖАҖ «МТС» матбугат хезмәте