Татарстанда социаль тәэмин итү федераль системасын тутыру буенча эшләр тәмамланып килә

2018 елның 3 августы, җомга

Татарстанда социаль тәэмин итүнең Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы төбәк сегментын (ЕГИССО) формалаштыру дәвам итә. Үткәрелгән эшләр кысаларында  ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм башка ведомстволар белән берлектә республиканың социаль ярдәм чараларын алучы 1,9 млн халкы  турында мәгълүмат әзерләнгән һәм кертелгән инде.  ЕГИССО тулыландыру эшен тәмамлау якындагы  айларда планлаштырыла.

ЕГИССОны сәнәгый кулланышка кертеп,  хакимият органнары халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларын бирү өчен кирәкле белешмәләрне бер урында ала алачак, дип планлаштырыла. Гражданнар, үз чиратында, системаның шәхси кабинетында законнарда билгеләнгән социаль тәэминатка үз хокуклары, гарантияләр, түләүләр һәм компенсацияләр турында мәгълүматны ала алачак.

Гомумән алганда, система шулай ук гражданнарга социаль ярдәм өлкәсендә кызыксындырган күрсәткечләр  буенча аналитика үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International