Татарстанлылар архив белешмәләрен «онлайн» режимда алалар

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Искәртеп узабыз, ел башыннан алып ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис эшли, аның ярдәмендә «онлайн» режимда хезмәт стажын раслау һәм хезмәт хакы турында белешмә алырга була. Электрон хезмәт куллануда гади һәм файдаланучыларга вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә.

Әзер белешмә 21 эш көне дәвамында кулланучының шәхси кабинетына электрон документ рәвешендә киләчәк. Мондый белешмәгә «читтән» торып кәгазь вариантка да заказ бирергә мөмкин. Аны күп функцияле үзәкләрнең берсендә, архивта яки почта аша алып була. Яраклы алу ысулы заявканы бирү вакытында күрсәтелә.

Стажны раслау һәм хезмәт хакы турында белешмәгә гариза биргәндә учреждение исеме һәм анда эшләү вакытын күрсәтү мөһим.

Әйтергә кирәк, монда ук, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында заявка статусын күзәтеп торырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International