Татарстан Республикасында 2010-2011 елларда республика укытучыларына бирелгән компьютер техникасын яңарту буенча өч еллык «Укытучыга ноутбук» республика программасы тәмамланды. Программа кысаларында гомуми белем бирү мәктәпләренә 39 мең яңа ноутбук, техникумнар һәм колледжларга 6 мең ноутбук кайтартылды.
Яңа җиһазлар укытучыларга «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» мәгълүмат системасында эшләү өчен кирәк.
Әгәр баштан программа гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына гына исәпләнелгән булса, яңа уку елы алдыннан ноутбукларны республиканың урта һөнәри белем бирү оешмалары да алдылар.
2018-2019 уку елында белем бирү учреждениеләрендә гамәлдәге Wi-Fi челтәре инфраструктурасы да киңәйтеләчәк. Аерым алганда, яңа керү нокталары барлык урта һөнәри белем бирү оешмаларында барлыкка киләчәк.
Фото: pixabay.com