Роман Шәйхетдинов Югары Осланда йөзү бассейнын ачты

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов  Югары Осланда «Жемчужина» йөзү бассейнының тантаналы ачылышында катнашты. Татарстан Хөкүмәте исеменнән ул район халкын әлеге күркәм вакыйга белән котлады һәм бассейнга спорт инвентаре һәм җиһазлар өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Сәламләү сүзендә министр «Жемчужина» олылар һәм балалар өчен иң яраткан ял урыны булачагына ышаныч белдерде һәм аларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга мөмкинлеген ассызыклады.

«Югары Ослан районы даими рәвештә үсә, ел саен биредә яңа социаль-мөһим объектлар барлыкка килә, - дип дәвам итте Роман Шәйхетдинов. - Узган елда янгын сүндерү депосы, фельдшер-акушерлык пункты, берничә урам спорт мәйданчыгы ачылган иде. Быел районда яңа күпкатлы йортлар төзелеше дәвам итә, шушы көннәрдә Набережно-Морквашский балалар бакчасы тантаналы рәвештә ачылачак, ул сентябрьдә үк 50 яшь тәрбияләнүчене кабул итәчәк».

Яңа спорт корылмаларын ачу белән югары осланлыларны район башлыгы Марат Зиатдинов та котлады.

Әйтергә кирәк, бүген йөзү бассейннары Югары Осланда гына түгел, ә Мамадыш шәһәре, шәһәр тибындагы Кама Аланы, Апас поселогында Питрәч, Теләче районнарында да ачылды. Шул рәвешле, республикада 10 ачык һәм 214 ябык йөзү бассейны исәпләнелә. Якын арада Олы Әтнәдә  бассейн ачылачак. Бүген республикада йөзү белән 32 меңнән артык кеше шөгыльләнә, шул исәптән 8 меңнән артык бала.

Фото: Югары Ослан муниципаль районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International