ТР Дәүләт хезмәтләре порталында КФҮгә (МФЦ) электрон рәвештә язылырга мөмкин

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Күпфункцияле үзәккә визит алдыннан ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында уңайлы датаны һәм кабул итү вакытын алдан сайлау яхшырак. КФҮгә электрон язылу сервисы файдаланучыларның  вакытын экономияли һәм PUSH-белдерүләр ярдәме белән телефонга килә торган билгеләнгән вакыт турында кулланучыга искәртүче “көндәлек” булып тора.

Кабул ителү өчен республиканың КФҮнең  күпчелек бүлекләрендә «читтән» торып чиратка язылырга була. Әлеге электрон хезмәт белән ел башыннан бирле татарстанлылар 1,2 млн тапкыр файдаланганнар.

Шушы көннәрдә күпфункцияле үзәкләр исемлеге электрон язылуны гамәлгә ашыручы тагын тугыз адрес белән тулыланды:

Казан (Җиңү проспекты, 214),

Казан (Төп ур., 60),

Базарлы Матак (Крайнов ур., 63),

Җәлил (Җиңүгә 30 ел ур., 13),

Иске Чүпрәле (Үзәк ур., 14 а),

Чирмешән (Титов ур., 26),

Яңа чишмә (Ленин ур., 37а),

Олы Әтнә (Совет ур., 57),

Кама Тамагы (Калинин ур., 7).

Фото: ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International