Россия почтасы Яшел Үзәнгә танылган рәссамнарның картиналарының репродукцияләрен илтеп тапшырды

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Россия почтасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСИЗО» Дәүләт музей-күргәзмә үзәге үткәрә торган  «Сәнгать белән очрашу урыны» мәгариф-агарту проектының логистик  партнеры булып кабат сайланган. Федераль почта операторы танылган рәссам картиналарының репродукцияләрен йөртүне тәэмин итә.

13 нче июльдә Яшел Үзән музыка театрында тантаналы рәвештә күргәзмәне ачтылар. Анда 27 эш тәкъдим ителде. Проект составына А. Дейнека, К. Петров-Водкин, Ю. Пименов, И. Бродский, А. Лактионов, П. Мальцев һәм башкалар кебек совет чоры рәссамнарының танылган картиналары репродукцияләре керде.

«Сәнгать белән очрашу урыны» мәгариф-агарту проекты өчен махсус открыткалар бастырылды. Аларны күргәзмә вакытында бушлай алырга мөмкин.

Проект кысаларында  Россия почтасы өченче ел рәттән җаваплы бурычны башкара: 14 тонна гомуми авырлыгындагы репродукция һәм өстәмә җиһазларны 20 000 километр озынлыгындагы махсус оештырылган маршрут буенча тапшыра. Күргәзмә  экспонатларын ташу өчен 5 тимер юл вагоны һәм 35 автомобиль җәлеп ителгән.

«Сәнгать белән очрашу урыны» мәгариф-агарту проектының максаты  — Россия үзәгеннән ераклашкан кешеләргә сәнгать белән очрашу мөмкинлеген бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International