КФУның ИТИС Югары мәктәбе сигезенче тапкыр Java Day Kazan – Java теле программалаштыру буенча зур IT-конференция – уздыра. Ел саен КФУның ИТИС Югары мәктәбе ИТ-өлкәсе вәкилләрен тармактагы соңгы тренд турында фикер алышу өчен җыя. Чара иртәгә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә 10нан 16 сәгатькә кадәр узачак.
Агымдагы елның беренче алты аенда татарстанлылар Портал һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша 6,6 млннан артык түләү операцияләре ясадылар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 1 млн.га артык. Түләү өчен иң популяр сервислар - ТКХ хезмәтләре, балалар бакчасы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар.
Бүген шәһәр пресс-үзәгендә Казандагы футбол буенча дөнья Чемпионаты-2018 уеннарында инфраструктура эшен телекоммуникация белән тәэмин итү буенча йомгак ясалды.Эш нәтиҗәләре турында ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Әлмәт шәһәренә эш сәфәре кылды. Визитның максаты – Әлмәт районында IT-технологияләр үсеше турында фикер алышу.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталының «Мәктәпкәчә белем бирү» бүлегендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары өчен файдалы цифрлы сервислар урнаштырылган. Аның ярдәме белән сабыйны балалар бакчасына чиратка бастыру өчен онлайн режимда электрон гариза бирергә, элегрәк бирелгән гаризаның статусын күзәтеп торырга, балалар бакчасына биргәннән соң түләүләрне тикшерергә һәм исәпләргә мөмкин.
Еш кына автомобиль хуҗалары үзләренең транспорт чараларын калдырган урында таба алмыйлар, һәм бу – бүгенге көндә бик гадәти күренеш, бигрәк тә зур шәһәрләрдә. Дөрес парковка ясамау яки юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен автомобильләрне штрафстоянкага алып китәләр. Автомобильне кая эвакуацияләүләрен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында белергә була.
Бүген Казан федераль университетының император залында мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар Югары мәктәбе тәмамлаучыларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Бу инде ИТИС Югары мәктәбе бакалаврларының дүртенче һәм магистрларның өченче чыгарылышы. Бүген 155 кеше диплом алды, шуларның 18е кызыл диплом белән тәмамлады.
Бүген Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) – Төбәкара компетенцияләр үзәгенең 201 студенты белем бирү учреждениесен тәмамлау турында тантаналы рәвештә диплом алды. 41 студент укуын кызыл диплом белән тәмамлады.
Яңа уку елында Татарстан укытучылары 17,5 мең яңа ноутбук алачак. Шулай итеп, 2018 нче елда 2010-2011 елларда «Укытучыга ноутбук » программасы кысаларында бирелгән өч еллык техника яңарту программасы төгәлләнә. Исегезгә төшерәбез, 2010-2011 елларда бөтен республика буенча укытучылар 35 меңнән артык ноутбук алган иде.
Татарстан эшмәкәрләре өчен электрон хезмәтләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында ачык. Электрон рәвештә гариза бирү ведомствога артык визитларны төшереп калдырырга мөмкинлек бирә,кирәкле документларны алу процедурасын җиңеләйтә һәм вакытны экономияли.