КФУның ИТИС Югары мәктәбе сигезенче тапкыр Java Day Kazan – Java теле программалаштыру буенча зур IT-конференция – уздыра. Ел саен КФУның ИТИС Югары мәктәбе ИТ-өлкәсе вәкилләрен тармактагы соңгы тренд турында фикер алышу өчен җыя. Чара иртәгә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә 10нан 16 сәгатькә кадәр узачак.
Докладлар белән ИТ-компания вәкилләре һәм тармакның экспертлары чыгыш ясаячак. Мәсәлән, Россия Федерациясе Үзәк банкы вәкилләре Россия Банкында масштаблы корпоратив мәгълүмат системаларын эшләү процессларын оештыру һәм Javaга модуль системасын күчереп язу өчен Kotlin программалаштыру телен өйрәнүдә шәхси тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр.
Java Day Kazan турында саннарда:
2010 катнашучы;
87 оештыручы;
40 сәгать доклад;
7 мастер-класс.
Чара бушлай, теркәлү мәҗбүри.
Фото: pixabay.com