BIOLIFE4D Чикаго стартабы табиблар командасы йөрәк мускулын ясый торган материал бастыра алды, дип хәбәр итә Хайтек. Әлегә материал тулысынча йөрәкне алмаштырырга сәләтле түгел, әмма йөрәкнең күпмедер зыян килгән өлешен алыштыра ала. Галимнәр билгеләп узалар: материал тулысынча “биосовместимый”.
Италия, Франция, Һиндстан һәм Ганадан стажер-бакалаврлар ике ай дәвамында, Россия ИТ-югары уку йорты профессорлары җитәкчелегендә, мәгълүмати куркынычсызлык, робот техникасы, программа белән тәэмин итү эшләнмәләре һәм уеннар өлкәсендә тикшеренү проектлары өстендә эшләделәр.
Бүген, Астанага эшлекле визиты кысаларында, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның рәсми делегациясе составында Назарбаев университетында булды. Әлеге югары уку йорты ИТ һәм робот техникасы өлкәсендә Иннополис университеты белән фәнни хезмәттәшлеге өчен төбәккә кызыклы.
ИТИС Югары мәктәбе белән уртак проектлар турында килешүләр Япония һәм Тайланд компанияләре вәкилләре белән эшлекле визит барышында ирешелде. Делегация Россия ИТ-кадрларын япон теленә укыту һәм ИТ-тармакта эшләүче белгечләр белән халыкара алмашу өлкәсендә уртак белем бирү эшчәнлеген җайга салу өчен килде.
Татарстан халкы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күп функцияле үзәкнең (КФҮ) 60 офисында ала ала. Росреестр, салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Пенсия Фонды, Социаль иминият фонды, Роспотребнадзор, суд приставлары һәм башка оешма һәм ведомстволар хезмәтләре биредә «бер тәрәзә» принцибы белән күрсәтелә.
Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы һәм «Astana Hub» IT-стартаплар халыкара технопаркы мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандумны имзаладылар. ИТ-парк директоры Антон Грачев һәм Astana Hub попечительләр советы рәисе Павел Коктышев документка үзләренең имзаларын куйдылар.
Компетенцияләр регионара үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 7, 8 һәм 9 нчы сыйныф укучыларын CISCO Академиясенең IT ESSENTIALS җәйге программасына –– «Мәгълүмати технологияләрнең нигезләре: аппарат һәм программ компьютер чаралары» - чакыра.
ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның Казахстан Республикасының башкаласы Астана шәһәренә эш визиты дәвам итә. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкләгән Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында министрның киң эшлекле программасы планлаштырылган.
ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш визиты белән Казахстан Республикасы башкаласы – Астана шәһәрендә. Максаты – югары технологияләр өлкәсендә Татарстан һәм Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә теге яки бу ташлама алуга кагыла торган Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 8 хезмәте ачык. Хезмәт күрсәтүне алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза тутырырга гына кирәк. Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, акча гаризада күрсәтелгән хисапка күчереләчәк.