Америка стартабы трансплантация өчен йөрәк мускулының бер өлешен бастырды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

BIOLIFE4D Чикаго стартабы табиблар командасы йөрәк мускулын ясый торган материал бастыра алды, дип хәбәр итә Хайтек. Әлегә материал тулысынча йөрәкне алмаштырырга сәләтле түгел, әмма йөрәкнең күпмедер зыян килгән өлешен алыштыра ала. Галимнәр билгеләп узалар: материал тулысынча “биосовместимый”.

Органнар трансплантациясе, бигрәк тә йөрәк — көн саен йөзләгән кешенең гомерен коткара торган бик катлаулы хирургия бурычы. Шул ук вакытта кайбер органнарны кеше организмы кабул итми, шуңа күрә биохимиклар пациентларның үз күзәнәкләреннән органнарны бастырырга тырышалар. Әлегә бу мәсьәлә әле хәл ителмәгән, әмма BIOLIFE4D өлешчә булса да бу максатка якын килә алды.

Инде якын арада әлеге материал йөрәк авыруларын дәвалау өчен кулланыла башлаячак. Киләчәктә галимнәр 3D-принтерда бастырылган тулы йөрәкне булдырырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International