Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы һәм «Astana Hub» IT-стартаплар халыкара технопаркы мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандумны имзаладылар. ИТ-парк директоры Антон Грачев һәм Astana Hub попечительләр советы рәисе Павел Коктышев документка үзләренең имзаларын куйдылар.
Кул кую түгәрәк өстәлдә Татарстан һәм Казахстан эшлекле даирәләре – Казахстан Республикасы Премьер-Министрының беренче урынбасары Аскар Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов – катнашында узды. Исегезгә төшерәбез, ТР рәсми делегациясе эш визиты белән бу көннәрдә Казахстан башкаласы Астана шәһәрендә.
Документ нигезендә, яклар стартап-экосистемаларны үстерү мәсьәләләре буенча, шул исәптән венчур механизмнарын финанслау буенча башта консультация уздырачаклар, шулай ук стартап-проектларны һәм белем бирү тренингларын акселерацияләү кысаларында уртак укыту программаларын үткәрәчәкләр.