Иннополис университетында 9 чит ил стажерының стажировкасы тәмамланып килә

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Италия, Франция, Һиндстан һәм Ганадан стажер-бакалаврлар  ике ай дәвамында, Россия ИТ-югары уку йорты профессорлары җитәкчелегендә, мәгълүмати куркынычсызлык, робот техникасы, программа белән тәэмин итү эшләнмәләре һәм уеннар өлкәсендә тикшеренү проектлары өстендә эшләделәр.

Архитектура һәм модельләр лабораториясендә проектлар өстендә Тулуз һәм Ашеси университеты студентлары эшләделәр: Дмитрий Калмелс һәм Адам Абдул-Разак. Программ инженерия лабораториясендә Тулуз университетыннан 2 студент: Камал Әараб һәм Евгений Шумаков һәм Болон университетыннан 2 студент: Федерико Менгоззи һәм Филиппо Солдати эшләделәр. Страсбург университеты студенты  Кристофер Юлу интеллектуаль робот техникасы системалары  лабораториясендә стажировка узды. Болон университеты бакалавры Франческо Боски ясалма интеллект һәм уеннар эшләү лабораториясендә  проектлар өстендә эшләде. «Куркынычсыз системалар һәм челтәрләр эшләү» магистратурада программасы буенча, доцент Рәшид Хөсәен җитәкчелегендә Дханбада Һиндстан технология институты студенты Акшар Кумай практика узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International