Роман Шәйхетдинов Astana Finance Days Forum чараларында катнаша

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның Казахстан Республикасының башкаласы Астана шәһәренә эш визиты дәвам итә. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкләгән Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында министрның киң эшлекле программасы планлаштырылган.

Бүген Роман Шәйхетдинов Рөстәм Миннеханов һәм Казахстан Республикасы Премьер-министры Бахытжан Сагинтаев очрашуында,  шулай ук Astana Finance Days Forum чараларында катнашты. Анда дәүләт һәм чит ил оешма башлыклары, чит ил сәясәтчеләре, шулай ук фәнни даирәләр һәм аналитик үзәкләрнең экспертлары җыелды.

Astana Finance Days программасы төп панель дискуссияләрне һәм «Астана»Халыкара Финанс Үзәгенең рәсми ачылышын үз эченә ала.

Бүген шулай ук иң яхшы студент проектлары эшчәнлеге һәм Бизнес-кампус ИТ-үзәге белән танышу өчен  Назарбаев университетына бару планлаштырыла. Казахстан Республикасы Президенты инициативасы буенча 2010 елда оештырылган Назарбаев университеты – Казахстанның  иң беренче югары уку йорты. Аның эшчәнлеге автономность һәм академик азатлык принципларына нигезләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International