Роман Шәйхетдинов эшлекле сәфәр белән Казахстанда

2018 елның 3 июле, сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш визиты белән Казахстан Республикасы башкаласы – Астана шәһәрендә. Максаты – югары технологияләр өлкәсендә Татарстан һәм Казахстан арасындагы  хезмәттәшлекне ныгыту.

Бүген Роман Шәйхетдинов ике төрдәге (Россия күпфункцияле хезмәт күрсәтү үзәкләренең  аналоглары) халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә булды. Ул «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү ысуллары белән танышты.

Визитының киләсе ноктасы Astana Hub IT-стартаплар халыкара технопаркы булды. Ул  5 нче июльдә рәсми ачылуга әзерләнә. Киләчәк тантаналы вакыйга сәбәпле, потенциаль резидентларны җәлеп итү максатыннан технопарк базасында «100 стартап» программасы эшли башлаячак. Astana Hub югары тизлекле интернет һәм медиа-студия белән җиһазландырылган.

Визит барышында Роман Шәйхетдинов Казахстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Аскар Жумагалиев һәм Казахстан Республикасы мәгълүмат һәм коммуникацияләр министры Даурен Абаев белән очрашты.

Әйтергә кирәк, югары технологияләр өлкәсендә Казахстан һәм Татарстан Республикалары арасындагы хезмәттәшлек берничә ел дәвамында инде алып барыла. Әйтик, узган елның декабрендә, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек максатыннан,  «ИТ-парк»  һәм «АҖ Казахтелеком» арасында үзара аңлашу турындагы меморандум имзаланды. Агымдагы елның гыйнвар аенда инновацион өлкәдә хезмәттәшлек итү турында  килешүгә Иннополис мэриясе һәм Казахстан Республикасы Кызылорда өлкәсе Акиматы кул куйдылар. Казахстан мәктәп укучыларын  Россия ИТ-югары уку йортында укыту мәсьәләсе буенча Иннополис университеты  Кызылорда өлкәсе мәгариф Идарәсе белән хезмәттәшлек итә.

Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, 22 нче июньдә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов  Казахстан Республикасы Кызылорда шәһәрендә узган «Цифрлаштыру: Төбәкләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр» дип исемләнгән III Халыкара интернет-форумының онлайн форматында катнашты. Роман Шәйхетдинов форумда катнашучылар белән Татарстан мисалында электрон хөкүмәт һәм цифрлы икътисад өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International