ИТИС Югары мәктәбе белән уртак проектлар турында килешүләр Япония һәм Тайланд компанияләре вәкилләре белән эшлекле визит барышында ирешелде. Делегация Россия ИТ-кадрларын япон теленә укыту һәм ИТ-тармакта эшләүче белгечләр белән халыкара алмашу өлкәсендә уртак белем бирү эшчәнлеген җайга салу өчен килде.
Делегация составына TalentEx (Thailand) Co., Ltd. компаниянең генераль директоры Едзиро Коси, Human Holdings Co., Ltd. компаниясенең халыкара бизнес мәсьәләләре буенча башкарма директоры Кентаро Одзава, Human Resocia Co., Ltd. компаниясенең вице-президенты Наоки Ириэ, шулай ук Human Resocia Co., Ltd компаниясе хезмәткәре Тосиюки Матсубара керделәр.
Чит ил компаниясе, Казаннан IT-белгечләр япония компанияләрендә эшли, шулай ук ИТ өлкәсендә уртак халыкара проектларда катнаша алсын өчен, Россия өлкән курс студентларын, шулай ук ИТИС КФУ Югары мәктәбе фәнни хезмәткәрләрен япон теленә укытуда кызыксына.
Делегация әгъзалары бигрәк тә интернет әйберләр, робот техникасы һәм инженерия программасы белән бәйле ИТИС проектларын бәяләделәр .