ТР Дәүләт хезмәтләре порталында социаль яклау хезмәтеннән файдаланырга мөмкин

2018 елның 3 июле, сишәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә теге яки бу ташлама алуга кагыла торган Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 8 хезмәте ачык. Хезмәт күрсәтүне алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза тутырырга гына кирәк. Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, акча гаризада күрсәтелгән хисапка күчереләчәк.

Гаризаны түбәндәге хезмәтләр күрсәтүне алу өчен  җибәрергә мөмкин:

∙ Балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация (төп һәм өстәмә)

∙ Балага айлык пособие

∙ Пенсионерларга юлда йөрү өчен ай саен акчалата ярдәм

∙ Күп балалы гаиләләргә субсидия

∙ Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучыларына юлда йөрү өчен  айлык субсидия

∙ Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 яше җитмәгән балаларга дарулар алу өчен субсидия

∙ Инвалидларгы Жкуга түләү өчен субсидия

Ел башыннан алып, татарстанлылар балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация булсын өчен - 56 меңнән артык, балага айлык пособие өчен - 27 меңнән артык, пенсионерларга юлда йөргәндә айлык түләр өчен - 16 меңнән артык электрон гариза тапшырган.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International