Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында CISCO Академиясенең җәйге программасы ачыла

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Компетенцияләр регионара үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 7, 8 һәм 9 нчы сыйныф укучыларын CISCO Академиясенең IT ESSENTIALS җәйге программасына –– «Мәгълүмати технологияләрнең нигезләре: аппарат һәм программ компьютер чаралары» - чакыра.

Курс укучыларны ПК төзелеше, челтәр технологияләре, иминлек челтәре технологияләре, операцион системалар һ.б. белән таныштыра. Дәресләрне Cisco Академиясенең сертификацияле инструкторлары алып барачаклар.

Курс үзләренең киләчәк профессиональ эшчәнлекләрен ИТ юнәлешләре белән бәйләргә җыенучы укучыларга файдалы булыр.

Оештыру ата-аналар җыелышы 2018 елның 1 нче августында 18 сәгатьтә узачак. Адрес: Казан шәһәре, Бари Галиев урамы, 3а («Совет мәйданы» тукталышы). Белешмәләр өчен телефон: 272-12-03

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International