ТР Дәүләт хезмәтләре порталында КФҮгә кабул итүгә электрон язылу алып барыла

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Татарстан халкы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күп функцияле үзәкнең (КФҮ) 60  офисында ала ала. Росреестр, салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Пенсия Фонды, Социаль иминият фонды, Роспотребнадзор, суд приставлары һәм башка оешма һәм ведомстволар хезмәтләре биредә «бер тәрәзә» принцибы белән күрсәтелә.

Гомумән алганда, республиканың күп функцияле үзәкләре 120 төрле хезмәт күрсәтә. Монда РФ гражданины, чит ил паспорты, иминият таныклыгы (СНИЛС), водитель таныклыгы, хакимият органнары реестрларыннан белешмәләр, пропискага гариза бирергә, юридик зат яки шәхси эшмәкәр сыйфатында документларны теркәүгә, ана капиталы рәсмиләштерергә, ЕСИАда учет мәгълүматларын раслауга заказ бирергә һәм алырга мөмкин. Хезмәтләрнең  тулы исемлеге mfc16.tatarstan.ru.  сайтында тәкъдим ителә.

2018 елның алты аенда КФҮ татарстанлыларга 1,7 миллион артык хезмәт күрсәтте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу 16% ка күбрәк.

КФҮнең  махсус бүлекләрендә шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм мәсьәләләре буенча экспертларның түләүсез консультацияләре үткәрелә. Казанда урнашкан «Бизнес өчен КФҮ» махсус бүлекчәсе түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Мәскәү ур., 55 һәм Петербург ур., 28. КФҮнең бизнес-офислары шулай ук Яр Чаллыда, Түбән Камада, Алабуга һәм Чистайда бар.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы яки «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша КФҮдә документка заказ бирергә яки алырга була. Ел башыннан бирле татарстанлылар әлеге электрон хезмәт белән 1 млн тапкыр файдаланганнар.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы белән үз вакытыгызны планлаштырыгыз: чиратларда тормас өчен кабул итүнең уңайлы вакытын сайлап алыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International