Газпромбанк һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Иннополиста ІТ-эшләнмәләр үзәген ачуны күздә тоткан килешү төзеделәр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Газпромбанк Идарә Рәисе урынбасары Вадим Кулик документка үзләренең кулларын куйдылар.
Үзәкнең төп бурычы булып Газпромбанк клиентлары һәм хезмәткәрләре мәнфәгатьләрендә технологик һәм инновацион чишелешләрне булдыру торачак. Үзәкне ачу шулай ук Иннополиста IT һәм информацион иминлек өлкәсендә 150 белгечкә эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.