ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-паркта Белгород өлкәсе губернаторы вәкиле Виталий Минкин  яңа эшли башлаучы ИТ-эшмәкәрләр проектлары һәм Дата-үзәк мөмкинлекләре белән танышты. Кунак ИТ-паркка Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Владимир Жуйков белән килде.


14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында Microsoft компаниясенең яңа Windows 8 операцион системасының татарчалаштырылган пакетын тәкъдир итү булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дагыстан башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатыйпов,  Microsoft компаниясенең Үзәк һәм Көнчыгыш Европа өлеше президенты Дон Гернтем, Microsoftның Россиядәге президенты Николай Прянишников, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.


1
март, 2013 ел
җомга

Бүген Казан ИТ-паркында ТР Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Ницца-София Антиполис университеты президенты Фредерика Видал  очрашты. Әлеге эшлекле очрашуда шулай ук Ницца-София Антиполис университеты вице-президенты Жан Кристоф, Иннополис университеты директоры Дмитрий Кондратьев, “Иннополис” проекты җитәкчесе Антон Грачёв катнашты.

uslugi.tatarstan.ru порталында “Балалар бакчасына электрон чират” хезмәте сыйфатын яхшырту максатында  оештырылган сорашуда балалар бакчасына урнашканда коррупция очраклары булу-булмавы хакында сорау бирелгән иде. Чарада 2013 елның февраль аенда  1,5 мең кеше катнашты.

Бүген гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «IT-чемпион» республикакүләм конкурсы старт алды. Конкурсны оештыручылар –ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.


28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

28 февральдә Мәскәүдә “Иннополис” һәм Франциянең “София Антиполис” фонды үзара аңлашу хакында меморандумга кул куйды. Чарада Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич, Фән һәм техника өлкәсендә кече предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник, “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры урынбасары Вадим Дубовик катнашты. Документка ТР Премьер-министр урынбасары –Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм фонд президенты Доминик Фаш кул куйды.


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

“Татарстан Республикасы Радиотелетапшырулар үзәге” компаниясе филиалы хәбәр итүенчә, Биләр радиотелевидение үзәге мачтасында антенна системасы урнаштыруны төгәлләү максатында, 2013 елның 25 февраленнән 2 мартына кадәр һәм 4 марттан 6 мартка кадәр иртәнге сәгать 8:00 дән кичке 18:00 гә кадәр барлык телевидение һәм радио техник җиһазлары сүндерелеп торачак.


25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Канаданың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джон Слоан бүген Татарстанның ИТ-мөмкинлекләре һәм Иннополис шәһәре проекты белән танышты. Джон Слоан ИТ-паркка вәкаләтле министр, коммерция һәм икътисад эшләре буенча киңәшче Андреас Р.Вайхерт белән бергә килде.

РФ Беренче вице-премьеры Игорь Шувалов юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында Россия регионнарында “Автодория” фотофиксация системасын кертү мәсьәләсен карарга кушты, дип язылган РФ Хөкүмәте сайтында урнашкан пресс-релизда.


21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Казандагы ИТ-лицей укучылары белән очрашты.Әлеге чарада Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркы директоры Динар Насыйров һәм Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторы башлыгы Ярослав Швецов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International