Бүген гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «IT-чемпион» республикакүләм конкурсы старт алды. Конкурсны оештыручылар –ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.
Бәйге эшләре “Иң актив укучы” һәм “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” номинацияләре буенча бәяләнәчәк.
“Иң актив укучы” номинациясендә укучылар өлкән буын вәкилләрен электрон хезмәтләрдән даими файдаланырга, ягъни, uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында өлкәннәрне шәхси кабинетта теркәлеп, теге яки бу хезмәт өчен электрон рәвештә түләргә өйрәтә.
Өлкән кеше порталдагы шәхси кабинетында укучының логинын кертә («Электронное образование в РТ» “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмат системасыннан алып). Өлкәннәргә ярдәм йөзеннән шәхси кабинет ачкан, портал аша хезмәтләр башкарган укучыларга баллар бирелә.
Җыелган баллар санын укучылар үз шәхси кабинетларында карап бара. Конкурс барышында алар үз балларын бүләкләргә яки сувенирларга алмаштыра ала. Призлар исемлеге тулыланып торачак.
Конкурс 3 этапта бара: 1 март- 24 май; 25 май-1 сентябрь; 2 сентябрь-20 декабрь. Һәр этап ахырында республиканың һәр муниципаль районында иң актив 3 кеше iPad планшетлары белән бүләкләнәчәк.
“ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” номинациясе яңа сервис һәм хезмәтләр идеяләрен тәкъдим итү, электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип, иң яхшы видеоролик, иң яхшы презентация категорияләреннән билгеләнә. Мәгълүмати технологияләр нечкәлекләреннән хәбәрдар укучылар IT-эшләнмәдә осталыгын күрсәтә ала. Android өчен мобиль программалар һәм интернет-браузерларга яраклы интернет программаларны мәктәп сайты администраторлары “ТР да электрон мәгариф” мәгълүмати системасында урнаштырачак. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы IT-экспертлары, һәр категориядә 10 эшне сайлап алып, “ТР да электрон мәгариф “ системасында онлайн-тавыш бирүгә куячак. Җиңүчеләр шулай ук iPad планшетлары белән бүләкләнәчәк.